Башкортстанның Оператив штабы бүген, 6 майда, республикада коронавирус белән бәйле хәл буенча соңгы мәгълүматларны хәбәр итте.
Пандемия башланганнан хәзерге вакыткача республикада барлыгы 35 950 авыру кеше теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә авырулар саны 93 пациентка арткан.
Шулай ук һәлак булучылар саны да кимеми – тагын бер кеше һәлак булган, барлыгы 464 пациентның гомере өзелгән. 33 463 кеше савыккан, 105е – соңгы тәүлек эчендә.
Белгечләр һәркемнең сәламәтлеге үз кулларында булуын да исебезгә төшерә.
Республикага COVID-19дан барлыгы 354 334 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 279 316 кеше вакциналанган, әлеге чараны 186 426 кеше тулысынча (1+2 компонент) төгәлләгән.
Фото: prizyv.ru