+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Мая 2021, 16:00

Башкалада нинди чаралар үтәчәк?

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына Уфада бик күп мәдәни-киңкүләм чаралар уздыру планлаштырылган.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына Уфада бик күп мәдәни-киңкүләм чаралар уздыру планлаштырылган.
7 майда 15 сәгатьтә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм концерты башлана, аны БСТ телеканалы туры эфирда күрсәтәчәк. Шул ук көнне Уфада сәгать 11дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган Уфа шәһәре хакимияте һәм “Молодежная газета” редакциясе бүләкләренә 72нче җиңел атлетика буенча эстафета старт ала.
Җиңү көне алдыннан, 8 майда, 14 сәгатьтән Урыс драма театры каршындагы мәйданда хәрби техника күргәз­мәсе эшләячәк. Анда Русия армия­сенең заманча хәрби техника, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника үрнәкләре куелачак. Шул ук көнне 19-22 сәгатьләрдә Ленин исемендәге мәйданда “Любэ” төркеме катнашлыгында бәйрәм концерты узачак.
9 майда Уфада бәйрәм Җиңү паркының мемориаль комплексында чәчәкләр салу тантанасыннан башлана. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, вәкиллекле һәм башкарма власть органнары җитәкчеләре, хәрби-патриотик клубларда, үсмерләр берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләр, яшьләр оешмалары, Уфа шәһәрендә яшәүчеләр һәм кунаклар катнашачак. Сәгать 10да Октябрь проспектында Уфа территориаль гарнизоны, Башкортстан Республикасындагы федераль башкарма власть органнарының территориаль органнары, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, курсантлар, кадетларның тантаналы парады башлана. Аннан соң Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника, Вадим Задорожный музее һәм 12нче аерым инженер бригадасының механикалаштырылган колонна хәрәкәтен башлаячак. Заманча хәрби техника хәрәкәтен “Первушино” аэродромының кече авиация самолетлары очышы озата барачак.
Шулай ук, 9 майда Урыс драма театры каршындагы мәйданда кыр кухнясы эшләячәк. Моннан тыш, 9 майда Уфада сигезенче тапкыр “Үлемсез полк” гомумрусия гражданлык-патриотик акциясе узачак. Ул онлайн-форматта үтәчәк.
В. И. Ленин исемендәге мәйданда төп сәхнә җәелдереләчәк, бәйрәм көне дәвамында Уфа шәһәренең профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективлары катнашлыгында концерт программасы планлаштырыла.
9 майда бәйрәм салютлары В. И. Ленин исемендәге мәйданда һәм “Моторостроитель” мәдәният сарае каршындагы мәйданда узачак. Салют 23 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте. Бәйрәм чараларыннан соң шәһәр халкын һәм кунакларны өйләренә тарату өчен В. И. Ленин исемендәге мәйданнан Дим, Инорс, Затон, Сипайлово, Зеленая роща һәм Черниковкага автобуслар маршрутлары оештырылачак. “Моторостроитель” мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм фейерверкы тәмамлангач, тамашачыларны көтеп торучы транспорт чаралары пассажирларны Шакша, Инорс, Максимовка, Черниковка юнәлешләре буенча илтәчәк.
Республиканың төп телеканалы – БСТ бәйрәм көнендә үз эшен “Җиңү көне белән!” марафоныннан башлаячак. Алып баручылар белән бергә тамашачылар республиканың ничек бәйрәм итүен күзәтә алачак. Иртәнге сәгать 8дән тамашачылар сугыш еллары сәхифәләрен, республика районнарыннан һәм чит илләрдән турыдан-туры эфирлар, Уфада хәрби техника парадын транс­­ляцияләү, “Соңгы биеклек” фильмының премьерасын, башкорт эстрадасы артистлары башкаруындагы Рим Хәсәновның атаклы җырларын, шулай ук, бәйрәм салютын күрә алачак.
9 майда башкалабыз Уфаның һәр районында ачык мәйданчыкларда бәйрәм, театрлаштырылган тамашалар һәм концерт программалары оештырылачак. Шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр учреждениеләрендә тематик сыйныф сәгатьләре, конкурслар һәм Бөек Ватан сугышы турында сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. “Хәтер вахтасы”, хәрби-патриотик акцияләр, мәдәни-киңкүләм чаралар, шулай ук, хәрби-гамәли һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар, шул исәптән “Георгий тасмасы”, “Ветеран йорты янындагы парад” акцияләре, ветераннар өчен “Фронт бригадасы” театрлаштырылган тамашалар, “Хәтер яктысы”, “Җиңү дипломы” Бөтенрусия акциясе планлаштырылган. Уфалыларны һәм шәһәр кунакларын җәмәгать урыннарында Роспотребнадзор киңәшләрен үтәргә – мотлак битлек киеп, социаль дистанцияне сакларга чакыралар.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас