+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Май 2021, 15:40

Башкортстанда коронавирусның яңа штаммы ачыкланды

Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.

Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенең Бөек Британия штаммы белән авыру очрагы ачыкланды. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.

Анна Казак сүзләренә караганда, Башкортстан 100 мең кешегә авырулар саны буенча Русиядә 82нче урында тора.
– Республикада коронавирус инфекциясе таралуның төп һәм өстәмә күрсәткечләренең торышы әлегә эпидемиология процессының интенсивлыгы кимү турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми, — дип ассызыклады Анна Казак. — Дөньядагы хәл һәм безнең илдә дә коронавирусның өченче дулкынының котылгысызлыгын раслый.

Шулай итеп, Башкортстанда Британиянең COVID-19 штаммы йоктыруның беренче очрагы теркәлгән һәм Уфага Һиндстаннан килгән Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары арасында авыру таралуы ачыклаган. Бу хәл контрольдә: авырган 20 студентның 11ен чыгарганнар, тугызын дәваханәгә салганнар. Зарарланучылар белән элемтә урыннары буенча эпидемиягә каршы кирәкле чаралар комплексы үткәрелгән.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас