+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Май 2021, 16:57

Исерек водитель кулында – бер автобус бала язмышы...

Төбәк ЮХХДИ инспекторлары Мәскәүгә юл тоткан ике автобусны туктаткан.

Төбәк ЮХХДИ инспекторлары Мәскәүгә юл тоткан ике автобусны туктаткан.

7 май иртәсендә ЮХХДИ инспекторлары Мәскәү-Уфа трассасында ике пассажир автобусын туктаткан. Ике “Хиггер" автобусы да илнең башкаласына юл алган була. Беренчесендә – 13 кеше, ә икенчесендә дүрт кеше озатуында 17 бала булган.
“Документларны тикшергән вакытта инспекторлар алкоголь исен сизде, ә тикшерү барышында водительнең исерек булуы ачыкланды: прибор бер литрга 0,251 мг күрсәтте”, — дип хәбәр иттеләр ЮХХДИның матбугат хезмәтендә.
Автобус руле артына икенче водитель утырган һәм Мәскәүгә юл алган. Ә тоткарланган шоферга административ эш кузгатылган, якын арада суд аның буенча карар кабул итәчәк.

Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте
Читайте нас