Республика Башлыгы Илеш районында яшәүче 94 яшьлек Сафетдин Гуламанов янында булды.
Радий Хәбиров, Җиңү көне алдыннан, Түбән Яркәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафетдин Әгъләм улы Гуламанов янында булды. Февраль аенда ветеранга 94 яшь тулды.
Сафетдин Әгъләм улын 1944 елның февралендә хәрби хезмәткә алалар һәм, әзерлек узганнан соң, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ул Япония белән сугышта катнаша. “Японияне җиңгән өчен” медале һәм башка хәрби бүләкләр белән бүләкләнгән.
Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Совет Армиясендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң, 1951 елның маенда, туган авылына кайта һәм тракторчы, аннары “Башкортстан” колхозында терлекче була. Хатыны белән алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген аларның тугыз оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.
Сафетдин Әгъләм улы шулай ук Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Илеш мөхтәсибәте аксакаллары советына керә.
Республика Башлыгы ветеранга яңа телевизор бүләк итте һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга даими рәвештә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте.