+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Май 2021, 06:40

Урманнарны янгыннан саклыйк!

7 майга Башкортстан Республикасы территориясендә урман янгыннарына бәйле хәл турында оператив мәгълүмат билгеле булды.

7 майга Башкортстан Республикасы территориясендә урман янгыннарына бәйле хәл турында оператив мәгълүмат билгеле булды.

Янгын хәвефсезлеге сезоны башланганнан бирле республика урман фондында 197,1 гектар мәйданда 47 янгын теркәлгән. Янгын сүндерүгә 893 янгын сүндерүче һәм 295 берәмлек техника җәлеп ителгән. Торак пунктларга һәм икътисад объектларына куркыныч янамый. Бер янгынның уртача мәйданы — 4,19 гектар (Идел буе федераль округы буенча – 7,2 , Русия Федерациясе буенча – 152,5 гектар).

Узган тәүлектә Бәләбәй урманчылыгы территориясендә 1,5 гектар мәйданда урман янгыны теркәлгән. Янгын сүндерүдә 30 кеше һәм 8 берәмлек техника эшләде. Янгын чыккан көнне үк сүндерелде.

Янгын килеп чыгуның сәбәпләре: 25 очрак — башка категория җирләрдән күчү, 21енең сәбәбе — ут белән саксыз эш итү, 1се - техноген (линияле) объекттан чыккан.
Дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды территориясендә 8530 патрульлек үткәрелгән. Урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы ачыкланган. Урман законнарын бозуга юл куймау турында 340 кисәтү бирелгән.
6 урман янгыны буенча (барысы да Учалы урманчылыгы территориясендә) гаепле кешеләр табылган, алар буенча тикшерүләр бара. 2 урман янгыны буенча (Баймак һәм Макаровка урманчылыклары) гаеплеләр ачыкланган.
Агымдагы елның 7 маена урман фондында — 1-3 класслы, 3 районда (Белорет, Зилаер, Туймазы) 4 класслы янгын теркәлгән.
2021 елның 28 апреленнән республика урман фонды территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә, урман янгыннары формированиеләре "югары әзерлек" режимына күчерелде.
Башкорстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Урман массивлары янында нидер янган очракта, 8 (800) 100-94-00 яисә 8 (347) 218-14-14 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Ут белән саксыз эш итү, учак ягу, чүп-чар яндыру, урман янындагы участокларда янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозу закон буенча эзәрлекләнә.


Фото: forest.bashkortostan.ru
Читайте нас