+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 Май 2021, 06:00

"Үлемсез полк" акциясендә катнашу буенча без алдынгылар рәтендә!

Җиңү көненә багышланган чаралар хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәп башкарылачак.

Җиңү көненә багышланган чаралар хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәп башкарылачак.
Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән эш киңәшмәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә республиканың әзерлеге турында фикер алыштылар.
- COVID-19 таралу белән потенциаль куркыныч хәлне исәпкә алып, без ябык биналарда берничә киңкүләм чараны гамәлдән чыгардык, - диде Радий Хәбиров. - Барлык бәйрәм чараларын да без санитар-эпидемиологик нормаларны мәҗбүри үтәп, ачык һавада уздырабыз.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов 9 майда Уфада Җиңү көне уңаеннан парад һәм тантана узачагы турында сөйләде.
- Иртәнге 10:00 сәгатьтә Октябрь проспектында парад һәм хәрби техника үтү булачак. Барлык катнашучылар да саклану битлекләрендә булачак. Бәйрәмгә чакырылган ветераннардан коронавируска тест алачаклар. Аларны аерым транспорт белән COVID-19дан вакцинацияләнгән медиклар һәм волонтерлар озатуында йөртәчәкләр, - дип билгеләде Ирек Сәгыйтов. - Бәйрәм чараларыннан репортажны туры эфирда БСТ, «Башкортостан-24», «Вся Уфа» телеканаллары алып барачак.
Төбәк җитәкчесе Башкортстан халкының югары патриотик халәтен билгеләп үтте.
- 9 майда онлайн-форматта узачак “Үлемсез полк” акциясендә катнашуга заявкалар саны буенча безнең республика Русия төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә. Инде 87 мең кеше үз геройларының портретларын ясаган, - диде Радий Хәбиров. - Бу җәмгыятебезнең гражданлык ягыннан өлгергәнлеге һәм яшьләребезгә ышанычны күрсәтә.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас