Коронавирусның өченче дулкыны бездә булачакмы?
Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә май бәйрәмнәре чорында төбәк халкының хәвефсезлеген тәэмин итү буенча киңәшмә үткәрде. Анда ул COVID-19 авыруының республикада таралуы турында сөйләде.
- Русия Президенты Владимир Путинның май ялларын озайту турындагы карары, барыннан да элек, коронавирус белән авыручыларның кимүенә юнәлдерелгән, - диде Радий Хәбиров. - Республикада инфекция белән бәйле хәлне тотрыклы дип тасвирлыйбыз. Ләкин иң гади санитария кагыйдәләрен үтәмәсәң, яңа очраклар үзен озак көттермәячәк. Шуңа күрә барлык санитар нормаларны үтәү һәм вакцинацияләү - безнең төп бурыч.
"Роспотребнадзор"ның республика идарәсе җитәкчесе Анна Казак сүзләренә караганда, Башкортстан 100 мең кешегә авыручылар саны буенча Русиядә 82нче урында тора.
- Республикада коронавирус инфекциясе таралуның төп һәм өстәмә күрсәткечләренең фактик торышы эпидемиологик процессның интенсивлыгын киметү турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми, - дип ассызыклады Анна Казак. - Дөньядагы хәл коронавирусның өченче дулкынының безнең илдә дә котылгысызлыгы турында ачык күрсәтә.
Әйтик, Башкортстанда COVID-19ның Британия штаммын йоктыруның беренче очрагын теркәгәннәр һәм Уфага Һиндстаннан килгән Башкортстан дәүләт медицина университеты студентлары арасында авыру учагын ачыклаганнар. Хәл контрольдә: авыручы 20 студентның 11ен дәваханәдән чыгарганнар, калганнары дәваханәгә озатылган. Йогышлы авырулар белән контактлар урыннарында эпидемиягә каршы чаралар комплексы үткәрелде, - диде ул.