+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Май 2021, 04:15

Игорь Комаров Җиңү бәйрәме белән котлады

Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындгы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Җиңү көне белән котлады. Анда, аерым алганда болай диелә:

Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындгы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Җиңү көне белән котлады. Анда, аерым алганда болай диелә:
"Кадерле ветераннар! Хөрмәтле Идел буе федераль округы халкы! Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм - Җиңү көне белән котлыйм! Ил тарихында бөтен кешелек җәмгыятенең киләчәген билгели торган вакыйгалар бар. Һәм алар исәбендә - фашизмны җиңү. Илебез халыклары тиңдәшсез тырышлык, коточкыч югалтулар һәм бөек батырлык юлы белән дөньяны һәлакәттән саклап калдылар. Һәркем үз урынында - алгы сызыкта һәм партизан отрядларында, станоклар һәм домна мичләре янында - Ватанны сакларга һәм җиңәргә ярдәм итте.
Батырлыкның вакыты булмый. Һәм бүген безнең зур илебезнең һәр төбәгендә, һәр гаиләдә ерак 1945 елда безгә ирек, тормыш һәм бөек Җиңү бүләк иткәннәрне искә алалар. Һәлак булган каһарманнарга мәңгелек хәтер һәм мәңгелек дан!
Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!"
Читайте нас