9 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәсендә Җиңү көне уңаеннан уздырылган тантаналы парадтан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
"Минем өчен Башкортстан Башлыгы сыйфатында бу - икенче тантаналы парад, чөнки узган ел пандемия аркасында без аны уздырмадык. Ул оештыру ягыннан күпкә яхшырак дип әйтә алам. Әйе, без барыбыз да тере аралашуны сагындык. Күргәнегезчә, бик күп кеше килгән. Шул ук вакытта бездә коронавирус буенча билгеле бер сагаю бар, шуңа күрә без ябык биналарда кайбер бәйрәм чараларын киметтек. Ветераннарыбыз белән аралашуга бик шатмын. Мин муниципалитет башлыкларына өлкәннәргә игътибарны мөмкин кадәр күбрәк юнәлтү бурычын йөкләдем. Шуңа күрә мондый чаралар бездә бөтен республика буйлап уза. Мин безнең хәрби техниканы күбрәк күрсәтүне телим. Балалар аны рәхәтләнеп карыйлар. Бүгенге парадны күргән егетләр моннан Ватанны якларга кирәклеген аңлый", - диде ул.
Башкортстан Бөек Ватан сугышы елларында камап алынмады. Әмма республика Туган илгә бик күпне бирде - тылда эшләде, двигательләр җитештерде. Меңнәрчә кеше фронтка республикадан китте... Радий Хәбиров сүзләренә караганда, нәкъ менә шуңа күрә Русия Президенты Владимир Путин Уфага «Хезмәт батырлыгы шәһәре» статусы бирү турында карар кабул итте. Башкортстанда яшәүчеләр моның өчен дәүләт башлыгына бик рәхмәтле. Бу - Уфаның Җиңү өчен һәм тулаем ил өчен эшләгәненә абсолют дөрес бәя.