9 майда Уфада Октябрь проспектында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы парад булды.
Кунак трибуналарында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары катнашты. Ветераннарны, парадта катнашучыларны һәм республика халкын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.
"Кадерле ветераннар! Хөрмәтле парадта катнашучылар! Сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Бу изге дата халкыбызның һәм киләчәк буыннарның язмышы белән мәңгегә бәйләнгән. Фронтовик каһарманнарның һәм тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен без хәтерлибез. Аларның ныклыгы, батырлыгы һәм хезмәт батырлыгы алдында баш иябез. Бүген без концлагерьда газапланган, яралардан һәлак булганнарның якты истәлеге алдында баш иябез. Хәзер безнең белән булмаган ветераннар турында кайгырабыз. Аоарны бер минутлык тынлык белән искә алуыгызны үтенәм", - диде ул.
Хәрби хезмәткәрләрнең тантаналы парадын байрак йөртүчеләр төркеме һәм барабанчылар взводы ачты. Октябрь проспекты буенча төгәл адым белән Уфа гарнизоныннан 1 400дән артык хәрби, Уфада урнашкан көч структуралары учреждениеләре хезмәткәрләре, курсантлар, кадетлар, яшь армиячеләр, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Хәрби-Диңгез флоты вәкилләре узды.
Алардан соң Бөек Ватан сугышы техникасы узды. Аны үз шәхси коллекциясеннән уникаль Красногорск "Техника музее"н булдыручы Вадим Задорожный биргән. Парад ахырында "Первушино" аэродромының кече авиация күргәзмә төркеме чыгыш ясады.