+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Май 2021, 12:00

Уфада Ленин мәйданында Җиңү көненә концерт уза

9 майда Уфа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итә.

9 майда Уфа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итә.
Башкортстан башкаласында бик күп чаралар уза: митинглар, чәчәкләр салу тантаналары, рәсми, мәдәни-тамаша, спорт-киңкүләм, социаль-хәйрия һәм башка чаралар, сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү белән хезмәт коллективларында бәйрәм программалары.
Ленин исемендәге мәйдан үзәк мәйданга әйләнде, анда Уфа балалар филармониясенең үзешчән һәм профессиональ коллективлары, Шәһәр мәдәни-ял итү үзәгенең, Яшь тамашачы театрының, «Мирас» җыр һәм бию ансамбленең һәм шәһәр мәдәният сараеның бәйрәм концерты уза. Шулай ук Урыс дәүләт драма театры каршындагы мәйданда Русия Армиясе кораллануында торган хәрби техниканы, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техниканы күрсәтү оештырылган. Моннан тыш, мәйданда кыр кухнясы да оештырылган иде.
Солдат боткасының 5 меңнән артык порциясе әзерләнгән.
Бәйрәм чаралары Җиңү көнендә В.И. Ленин исемендәге мәйданда һәм «Моторостроитель» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда 23 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас