Казанда мәктәптә атыш вакытында һәлак булучылар саны ачыкланды.
Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җиде бала һәм укытучы һәлак булган, тагын 20 кеше яраланган.
ТАСС мәгълүматларына караганда, куркыныч фаҗигадә 32 кеше зыян күргән, аларны республика дәваханәләренә алып килгәннәр. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Казан мәктәбендә тревога төймәсенә сигнал урындагы вакыт белән 09.25тә кергән, атыш 09.20 сәгатьтә башланган. Мәктәптә ул вакытта 714 бала, 70кә якын хезмәткәр булган, шуларның 52се - педагог.
«Без җиде баланы, сигезенче сыйныф укучыларын югалттык: дүрт малай, өч кыз. Алар монда, өченче катта һәлак булды. 16 кеше - 12 бала, 4 олы кеше хәзер госпитальдә. Террорчы кулга алынган. Аңа 19 яшь, рәсми рәвештә анда корал теркәлгән. Башкаларын әлегә ачыкламаганнар. Тикшерү эшләре бара. Мәктәпкә дә, гаиләләргә дә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Бу бөтен республика һәм бөтен илебез өчен зур фаҗига», - диде фаҗига урынында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда террорчылыкка каршы операция режимы кертелгән. Шул ук вакытта Telegram-каналларда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында икенче атучы турындагы мәгълүматны кире какканнар, янәсе, һөҗүм итүче берәү булган.
12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.