+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 Май 2021, 03:45

Киләсе елда да 10 көн ял итәчәкбезме?

Май башында ялларның ун көнгә сузылуы русиялеләргә ошап киткән.

Май башында ялларның ун көнгә сузылуы русиялеләргә ошап киткән.

Әмма Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе елларда май бәйрәмнәрен быелгысы кебек озын итеп ясарга планлаштырмаулары турында хәбәр итә.

Апрель азагында Русия Президенты, "Роспотребнадзор" җитәкчесе Анна Попова тәкъдиме буенча, вируска каршы чаралар нигезендә, 1 һәм 9 май көннәрен ял көннәре ясады. Шулай итеп, русиялеләр рәсми рәвештә 1 майдан 10 майга кадәр ял итте.

Аның фикеренчә, карар гражданнарның җәмәгать транспортында хәрәкәт итү интенсивлыгын һәм коронавирусның актив таралу куркынычын киметергә тиеш. Шул ук вакытта 4 майдан 7 майга кадәр эш көннәре гадәти күләмдә түләнергә тиеш.

Русиялеләрнең яртысыннан артыгы өстәмә ял көннәре аларның финанс хәленә берничек тә йогынты ясамаячак, дип саный.

Фото: ИА «Бел.Ру»
Читайте нас