Бүген Казан мәктәбендә коточкыч фаҗига булды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың барлык мәктәпләрендә ашыгыч рәвештә хәвефсезлек чараларын көчәйтергә кушты, шулай ук Казанда теракт вакытында зыян күрүчеләрнең барысына да Башкортстан шифаханәләрендә реабилитация һәм гаилә ялы программасын бушлай узарга тәкъдим итте.
Моннан тыш, Радий Хәбиров зыян күрүчеләргә республиканың ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Бу хакта төбәк башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан халкына, һәлак булучыларның туганнарына Радий Хәбиров кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграмма җибәрде.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бүген, 11 май көнне Казан мәктәбендә, башлангыч мәгълүматларга караганда, ике кеше атыш оештырган. Аларның берсе 19 яшьлек егет булып чыга — аны тоткарлаганнар. “Известия” басмасы хәбәр итүенчә, егет уку йортына корал белән кереп, ут ачкан. Бинаны штурмлау барышында атучыларның икенчесе махсус хезмәтләр тарафыннан юк ителгән.
"РИА Новости" хәбәр итүенчә, ким дигәндә тугыз кеше үлгән, аларның күбесе — балалар, дүртесе дәваханәгә озатылган.