Бүген Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында сигез кеше (аларның җидесе – бала, берсе – укытучы) һәлак булган. Мәктәптән шәһәр дәваханәләренә 21 кешене озатканнар, шуларның унсигезе – балалар.
Шушы коточкыч хәл уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Вконтакте”да түбәндәгеләрне язган: “Тугандаш Татарстан белән бергә кайгырабыз. Коточкыч фаҗига... Кирәкле ярдәм күрсәтергә әзербез. Һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз!”
Фото: vk.com/radiyhabirov