+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 Май 2021, 10:23

Юл буйлары төзек, матур булсын!

Киләчәктә дә бу мәсьәлә контрольдә булачак.

Юл буе сервисын үстерү мәсьәләләре бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган онлайн-киңәшмә барышында каралды.
- Хөкүмәт алдында торган төп бурычларның берсе - Бөтендөнья фольклориадасының хәрәкәт маршруты буенча уңайлы һәм сыйфатлы юл буе сервисын тәэмин итү, - дип билгеләде Андрей Назаров. - Беренче чиратта, юл буе инфраструктурасын әзерләү һәм юл буе сервисының типлаштырылган модульле конструкцияләрен урнаштыру зарур. Хакимият башлыкларына эшкуарлар белән нәтиҗәле эш алып барырга кирәк. Мондый объектларны төзүдә эшкуарлык җәмәгатьчелегенең тулы әзерлеге һәм кызыксынуы булырга тиеш.
Хәзерге вакытта юл буе сервисының 87 объекты, шул исәптән 2021 елда файдалануга кертү планлаштырылган 18 беседка һәм модульле бәдрәфләр булдырыла.
- Якын араларда сайлап алынган объектларның милекчеләре һәм муниципаль берәмлекләр хакимиятләре вәкилләре белән тәкъдим ителә торган хезмәтләр мониторингы һәм сыйфатын яхшырту барышында ачыкланган искәрмәләрне нәтиҗәле бетерү максатыннан очрашуны планлаштырабыз, - дип сөйләде республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас