Татарстанда балалар омбудсмены мәктәптә атыш оештыручының гаиләсе турында сөйләде.
Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган яшь кеше әти-әнисе белән элемтәдә тормаган һәм алардан күчеп киткән, дип хәбәр итте Youtube-«Соловьев Live» каналында Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.
“Яшь кеше имин гаиләдә үскән. Аны әти-әнисе абруйлы югары уку йортында түләп укыткан. Моннан тыш, ул күптән түгел генә әти-әнисеннән күчеп киткән һәм аның аерым торакта яшәү өчен түләргә акчасы булган. Ягъни, финанс ягыннан караганда, гаилә имин, әмма ата-ана белән бала арасында шәхси мөнәсәбәтләр яхшыдан булмаган, һәм нәкъ менә шул озакка сузылган конфликт аркасында ул өйдән чыгып китә. Кыскасы, соңгы вакытта алар уллары белән ни булганын аңламаган да", — дип белдерә вәкил.
Сишәмбе көнне Казанның 175нче мәктәбенең элекке укучысы уку йортында балаларга каршы ут ачкан иде. Нәтиҗәдә, тугыз кеше үлгән, 21 кеше яраланган. Һөҗүм итүче тоткарланган. Җинаять эше кузгатылган.