Хәвефсезлек мәсьәләләре буенча коллегиядә оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә хокук бозуларга һәм җинаятьләргә каршы көрәш турында фикер алыштылар.
Бүген Түбән Новгородта Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров хәвефсезлек мәсьәләләре буенча коллегия утырышын үткәрде. Аның эшендә Генераль прокуратураның округ бүлекчәләре җитәкчеләре, Федераль иминлек хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Федераль салым хезмәте һәм Росфинмониторинг хезмәте вәкилләре катнашты.
Коллегия барышында Президентның Тулы вәкаләтле вәкиле һәм федераль ведомстволар вәкилләре Идел буе федераль округы оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә хокук бозуларга һәм җинаятьләргә каршы тору мәсьәләсе буенча фикер алышты.
"Гражданлык билгеләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүне оештыру өчен оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең фәнни-техник һәм җитештерү потенциалыннан нәтиҗәле файдалану бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора", - дип билгеләп үтте утырыш барышында Игорь Комаров.
Тулы вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, округның хокук саклау һәм контрольлек итү органнары каралучы өлкәдә хокук тәртибен тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күргән, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек, салым, монополиягә каршы, таможня хезмәтләре, казначейлык, Росфинмониторингның Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе территориаль органнарының үзара хезмәттәшлеге тәэмин ителгән. Округның барлык төбәкләрендә оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә ведомствоара эш төркемнәре булдырылган һәм эшли.
Шуның белән бергә, вәкаләтле вәкил аерым хуҗалык итүче субъектларның закон бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар эшләү зарурлыгына игътибар итте, алар арасында иң киң таралганнары түбәндәгеләр: хәрби-техник продукция озату һәм эшләр башкару срокларын бозу; сыйфатсыз продукция китерү, эш һәм товарлар өчен түләү тәртибен бозулар.
Коллегия утырышы барышында докладлар тыңланды һәм Идел буе федераль округының хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары эше җентекләп анализланды, закон бозуларны кисәтүнең иң нәтиҗәле чараларын гамәлгә ашыру юллары ачыкланды һәм алга таба гамәлләр алгоритмы эшләнде.
Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу нәтиҗәләре, тәкъдимнәр һәм рекомендацияләр коллегия утырышы беркетмәсенә кертеләчәк.
Фото: bashinform.ru