Луганск Халык Республикасында башкорт атлылары скверында агачлар утыртылды.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасының Петровский шәһәрендә булды. Нәкъ менә шушы торак пункт тирәсендә 1943 елның февралендә легендар башкорт комдивы Миңнегали Шәйморатовның сугышчан юлы фаҗигале рәвештә өзелә.
Радий Хәбиров һәм республика делегациясе әгъзалары башкорт атлылары һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм шул ук скверда агачлар утыртуда катнаштылар.
Һәйкәл һәм сквер 2009 елда Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовның тууына 110 ел тулу уңаеннан ачылды. Бу - Бөек Ватан сугышы елларында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларының батырлыкларына хөрмәт күрсәтү.
Фото: glavarb.ru