Бүген, 13 майда, Башкортстан Башлыгы “Ләлә-Тюльпан” мәчетендә булды.
Бүген, 13 майда, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Ләлә-Тюльпан” мәчетендә булды. Республиканың барлык мәчетләрендәге кебек үк, биредә изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм вәгазе булды, аны Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин укыды.
Республика җитәкчесе мөселманнарны бәйрәм белән котлады, күмәк намазда катнашты һәм дин тотучылар белән аралашты.
“Хөрмәтле Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин! Хөрмәтле дуслар, туганнар! Сезне изге Рамазан ае тамамлану һәм Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм!
Бүген республикабызның барлык мәчетләрендә (ә алар бездә меңнән артык) мөселман өммәте вәкилләре изге рамазан ае тәмамлануын билгеләп үтү өчен җыелды. Әле мин Баш мөфтиебезнең вәгазьләрен игътибар белән тыңладым. Күпмилләтле һәм күп динле республика Башлыгы буларак, Ураза, Корбан бәйрәмнәренең, башка дини бәйрәмнәрнең рухи тормышыбызның һәм мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше булуын яхшы аңлыйм. Һәм без моны сакларга тиеш. Без еллар буе бергә дус, тату яшибез.
Бу искиткеч айда башкарган изге гамәлләрегез, яхшы уйларыгыз, аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм иткәнегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтлемен.
Сезгә ныклы сәламәтлек, фатихалы фикерләр, якты юл һәм каршылыклар булмавын телим. Һәм, әлбәттә, йортларыгызга һәм гаиләләрегезгә тынычлык телим! Бәйрәм белән!” — диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru