+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Май 2021, 05:45

“Балалар ялы өчен кешбэк” – ярты хакка юллама ул!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге программада мөмкин кадәр күбрәк ата-ананы катнаштыру бурычы куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге программада мөмкин кадәр күбрәк ата-ананы катнаштыру бурычы куйды.

Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халыкара шашка буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы Тамара Тансыккужинаны Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләде.

Русиянең атказанган тренеры, Русия Шашка федерациясенең төбәк бүлеге рәисе Юрий Черток Башкортстанның Мактау грамотасына лаек булды. “Безнең танылган якташыбыз Тамара Тансыккужина 3 майда Варшавада, Русия Федерациясе флагын төшерүгә бәйле психологик басым булуга карамастан, планетаның иң яхшы шашкачысы титулын яклады, — диде Радий Хәбиров. — Хәзер аның активында җиде чемпион титулы бар. Безнең илдә мондый казанышлар беркемдә дә юк. Без сезне бу искиткеч җиңү белән котлыйбыз!”
“Бу елларда республика шашкачыларга, безнең клубка ярдәм итте. Бу үсәргә, Ватаныбыз хакына яңа үрләргә ирешергә мөмкинлек бирә”, — дип билгеләп үтте Тамара Тансыккужина. Чемпионның тренеры Юрий Черток Башкортстан хаклы рәвештә иң эре шашка үзәге булып тора, дип ассызыклады. Биредә гамәлдәге алты дөнья чемпионының бишесе яши. Мондый нәтиҗәләр бер генә илдә дә юк, хәтта СССРда да булмады. Шуңа бәйле рәвештә Юрий Черток ел саен Башкортстан кубогына шашка буенча халыкара турнир үткәрергә, республика шашка мәктәбен ачарга ярдәм сорады.
Радий Хәбиров ике атна дәвамында бу башлангычлар өстендә эшләргә һәм тәкъдимнәр кертергә кушты.
Республика Башлыгы муниципалитетлар җитәк­челәренә COVID-19дан вакциналау темпларын көчәйтү таләбе белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә бу — төп бурыч. Халыкны инандыру өчен Радий Хәбиров түрәләргә “барлык интеллектуаль сәләт­ләрен эшкә җигәргә” киңәш итте. “Кешеләрне инандырырга, шушыңа этәрергә кирәк. Без үз ягыбыздан сезгә ярдәм итәчәкбез”, — диде ул. Әйткәндәй, 11 майга Башкортстанда 292852 кеше прививка ясаткан. Шуларның 201783е вакциналауның ике этабын узган.
Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин ата-аналардан балалар бакчаларында һәм башлангыч сыйныфларда чыгарылыш кичәләрендә катнашырга теләк белдергән, бик күп үтенечләр килүен сызык өстенә алды.
Күпләрне борчыган бу мәсьәләне хәл итүне төбәк Башлыгы вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга йөкләтте. Соңгысы ата-аналарны чыгарылыш кичәләренә билгеле бер шартларда кертергә тәкъдим итте: “Әти-әниләрнең чыгарылыш кичәләрендә булуы, минемчә, бары тик, ким дигәндә, беренче компонент белән вакциналау үткәндә генә, яки авыруны кичереп, антитән­чекләре булган очракта гына мөмкин”, — диде министр.
Радий Хәбиров югары әзерлек турындагы указга тиешле үзгәрешләр кертергә кушты: “Бу гадел. Әгәр ата-аналар балалар, тәрбиячеләр, укытучылар катнашлыгындагы бәйрәмгә килергә тели икән, куркыныч тудырмауларын расларга тиеш”, — диде республика җитәкчесе.
Ул, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәтенә Русия Президенты Владимир Путинның Юлламасын тормышка ашыру белән актив шөгыльләнергә кушты. Дәүләт башлыгы йөкләмәләренең берсе 2023 елга кадәр газ кертелгән торак пунктлардагы барлык йортларны да бушлай газга тоташтыру мәсь­әләләренә кагыла. Радий Хәбиров искәртүенчә, республикада гражданнарның ташламалы кате­горияләренә йортларын газ челтәрләренә тоташтыру өчен 60 һәм 100 мең сум күләмендә сертификатлар бирү программасы кабул ителгән һәм гамәлдә. “Бәлки, без программа буенча льготниклар санын арттыра һәм бюджет акчаларын да өсти алырбыз”, — диде төбәк Башлыгы.
“Балалар ялы өчен кешбэк” программасында Башкортстанның барлык 107 балалар лагере катнашыр дип планлаштырыла. Бу хакта респуб­ликаның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова бәян итте.
Исегезгә төшерәбез: Русия Президенты Федераль җыелышка Юлламасында ата-аналарга 2021 елда балалар лагерьларына юлламалар хакының яртысын компенсацияләргә тәкъдим итте. 20 майдан башлап балалар туристик кешбэк программасы Башкортстанда да эшли башлаячак. Анда катнашу өчен “Мир” түләү системасы картасы ярдәмендә “Сәяхәтләр дөньясы” сайтында юллама алырга кирәк. Аның бәясенең яртысы биш көн дәвамында исәпкә әйләнеп кайтачак.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1 майга Башкортстан территориясендә 48 лагерь балаларның ял һәм савыктыру оешмалары реестрына кертелгән, шуларның 30ы банклар белән мәсьәләләрне җайга сала. Май ахырына кадәр әлеге исемлеккә тагын 59 балалар лагере керәчәк. Барлык 107 лагерь да кешбэкта үзләре яки республика туроператорлары аша катнашыр дип планлаштырыла.
Балалар туризмын үстерүгә ярдәм итү буенча федераль программадан тыш, Башкортстанда өстәмә рәвештә балалар ялын һәм сәламәтлән­дерүне оештыру программасы эшли. Әти-әниләр юлламаны “Кешбэк” программасы буенча мирпутешествий.рф сайтында сатып ала икән, акчаның 30-80 проценты кире кайтарыла.
Радий Хәбиров балалар ялы өчен кешбэк федераль программасында мөмкин кадәр күбрәк ата-ананы катнаштыру бурычын куйды. “Без исә башта балалар ялына салган 2 миллиард сум акчаның бер өлешен республика лагерьларының матди базасын яхшыртуга юнәлтә алачакбыз. Кешеләргә федераль программа аша кешбэк алу проце­дурасының җиңелрәк булуын аңлату мөһим, — диде республика Башлыгы. — Быел балалар ялы сезонын без, һичшиксез, оешкан төстә үткәрергә тиеш. Балалар арыган, алар узган җәйдә лагерьларда ял итмәде. 300 мең балага вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бирергә тиешбез”.
10 майга Башкортстанда 864 мең гектарда чәчү эшләре башкарылган, бу — планлаштырылган мәйданнарның 43 проценты. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, һава торышы язгы чәчү темпларын технологик максимумга кадәр тизләтергә мөмкинлек бирде, дип хәбәр итте. Аграрийлар тәүлегенә 100 мең гектарга кадәр чәчәләр. Иртә сабан ашлыгы культураларын чәчү эшләрен 25 майга кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
Чәчү эшләре белән бер үк вакытта хуҗалыклар көзге бөртекле культураларны химик утау һәм шикәр чөгендерен химик эшкәртү белән дә шөгыльләнә башлады. Республикада ихтыяҗдан 92 процент минераль ашлама тупланган, узган ел бу сан 74 процент тәшкил иткән. Быел аграрийлар, корылыклы шартларда аларның нәтиҗәлелеге арту сәбәпле, сыек минераль ашламалар куллануга күчә.
“Агымдагы елның дүрт аенда республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре тарафыннан 3,8 миллиард сумлык 1219 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алынган, бу 2020 елның шул ук чоры күрсәт­кечләреннән 1,6 миллиард сумга артыграк. “Росагролизинг” аша техника сатып алу өчен гаризалар күләме 2,2 миллиард сумнан артык тәшкил итә. 1,4 миллиард сумлык гаризалар хупланды. Ел башыннан лизингка техника сатып алу күләме буенча республика Русия төбәкләренең беренче бишлегенә керде”, — дип билгеләп үтте Илшат Фәйзрахманов.
Башкортстан Башлыгы яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу темпларын киметмәскә кушты һәм республика аграрийларга узган елда барлыкка килгән бурычларын, һичшиксез, кире кайтарачак, дип белдерде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас