Яңа мөмкинлекләр аңа төрле ташламалар алуга булышлык итәчәк.
Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы ике компанияне Башкортстанда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентлары реестрына кертте. «Благовещен мобиль конструкцияләр заводы» һәм «ФАБРИК ПРОДАКШН» җәмгыятьләре диңгез контейнерлары һәм косметик чаралар җитештерү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыра, инвестицияләрнең гомум күләме 480 миллион сумнан артык.
- ТОСЭР резиденты статусы инвесторга табышка салымны киметү, милеккә, җиргә салым түләүдән азат итү, шулай ук иминият кертемнәрен киметү рәвешендә саллы өстенлекләр бирә. Башкортстан башлангычы буенча республика ТОСЭРында бизнес алып бару өчен, билгеләнгән ташламалардан тыш, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы резидентлар өчен салым ставкалары киметелде. Моннан тыш, дәүләт мөлкәтен арендалаганда түбән коэффициент каралган. Муниципалитетларда җир салымы буенча нуль процентлы ставкалар урнаштырылган, - диде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
«БЗМК» «РЖД» , «Роснефть», Газпром, АНК Башнефть, Татнефть җәмгыятьләре, Русия Оборона министрлыгы һәм башка компанияләр өчен гомум мәйданы 10 мең квадрат метр булган диңгез контейнерларын җитештерү буенча завод төзергә планлаштыра. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 480 миллион сумнан артык акча тотыну планлаштырыла, 100дән артык яңа эш урыны булдырылачак.
«ФАБРИК ПРОДАКШН» җәмгыятенең тагын бер компаниясе инде быел ук ванналар өчен органик косметик чаралар җитештерүне планлаштыра, инвестпроектны гамәлгә ашыруга 3 миллион сумнан артык акча салу планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru