"Зур тәнәфес" Бөтенрусия конкурсында Башкортстаннан 10 мең бала теркәлде.
«Зур тәнәфес» Бөтенрусия конкурсы «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында икенче ел рәттән үткәрелә. Анда 5-10 сыйныф укучылары, колледж студентлары, урыс телен өйрәнүче һәм Русиядә белем алырга планлаштыручы чит ил кешеләре катнаша ала.
«Зур тәнәфес»нең максаты - балаларның фән, технологияләр, иҗат, бизнес, журналистика, волонтерлык эшчәнлеге, урбанистика, экология һәм башка юнәлешләрдә потенциалын ачу.
– Бу проектта катнашучы һәр бала аңа укуда гына түгел, гомумән, тормышта да кирәк булачак компетенцияләр үзләштерә, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Гаризаны
https://bolshayaperemena кonline/?utm_source=region&utm_medium=bashkortostan конкурс сайтында бирергә мөмкин.
Башкортстанның барлык муниципалитетларыннан диярлек анда 10 мең катнашучы теркәлгән дә инде. Сезне дә көтәбез!
Фото: rebenkoved.ru