+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Май 2021, 19:06

Алга таба - заманча адымнар белән!

Башкортстанда «Алга» бердәм транспорт карталары биш йөз мең данәдән артык чыгарылган.

Бу картадан, 7 яшькә кадәр балаларны санамыйча, республиканың һәр җиденче кешесе файдалана. Ел ярым эчендә барлыгы 4,7 миллиард сумлык 281 миллион тапкыр йөрү башкарылган. Моннан тыш, төбәк түләү системасын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә җәмәгать транспортында йөрү өчен кулакчасыз түләү дәрәҗәсен 81 процентка җиткерү мөмкин булды.
- 2019 елда без «Алга» картасын эшләтеп җибәргәндә, аның безнең халык арасында популяр булачагына шик юк иде. Без проектка транспорт кушымтасы гына түгел, башка күпсанлы хезмәтләр дә керттек, – дип шәрехли Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
«Алга» картасы белән минималь тариф буенча йөрү өчен исәп-хисап ясап кына калмыйча, анда укучыларны тукландыруга электрон акча саклана, ташламаларга ия булучыларга берничә социаль хезмәт исәпкә алына.
Киләчәктә "Алга" картасы республика халкының функциональ һәм тулы кыйммәтле картасы булып калачак. Тиздән картага мобиль кушымта пәйда булып, ул виртуаль булачак.
Республикага килүчеләр өчен махсус кунак картасы ясау каралган. Бу сувенир сәфәр турында истәлек булып, аны кунаклар үзләре белән алалачак.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас