Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген республика территориясендә җир асты байлыкларыннан файдаланучылар эшчәнлеге һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзергә тәкъдим итте.
Бу хакта ул Баймакта файдалы казылмалар чыгаруга багышланган киңәшмә барышында белдерде. Аның сүзләренә караганда, комиссия составына файдалы казылма чыгару алып барыла торган республика хакимияте органнары, муниципалитетлар, контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары вәкилләре керергә тиеш. Ул даими рәвештә эшләргә, бу өлкәдә килеп туган проблемаларны һәм кискен мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Республикада мондый уңай тәҗрибә бар инде-мондый ассоциацияләргә «Газпром», «Ростех», нефть химиясе комплексы һәм башкалар керә.
Төбәк Башлыгы шулай ук җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга оешмага яки Ассоциациягә берләшергә тәкъдим итте. Бу хакта карарны алар үзләре кабул итәргә тиеш. Бу республика хакимиятенә алар белән конструктив диалог алып барырга мөмкинлек бирә, һәм ул барысы өчен дә аңлаешлы булырга тиеш. Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның булачак ассоциациясе әгъзалары шулай ук төзелүче ведомствоара комиссиягә керергә тиеш.
Хәзерге вакытта илдә экологик сәясәт бик актуаль булып тора.
«Шул ук вакытта республикада эре бизнес үзен җаваплы тота һәм җирләрне рекультивацияләүгә йөзләрчә миллион сум акча кертә, аерым алганда, Бүребай ГОКы, шәхсән үзем булган җитештерү мәйданчыкларында җирләрне рекультивацияләүгә 300 млн сум акча сарыф иткән», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Республика Башлыгы фикеренчә, компанияләр алынган лицензия шартларын бозмаска, лицензия участогы территориясеннән чыкмаска һәм җирләрне рекультивацияләргә тиеш.
"Территория бар, анда яшәүче кешеләр бар, җир асты байлыкларыннан файдаланучылар бар. Тик алар арасында әлегә бернинди дә бәйләнеш юк. Муниципалитетлар үз территорияләренең бер өлеше җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга бирелүен анда беренче техника барлыкка килгәч кенә белә. Кешеләргә бернәрсә дә аңлатмыйлар, шуңа күрә аларның ачулары аңлашыла да. Хәл итәсе тагын бер бурыч - җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның лицензияле кишәрлектән читкә чыгуы, җитештерү калдыкларын тиешле булмаган урыннарда туплау. Мондый сораулар күп, шуңа күрә мин җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия төзү турында карар кабул иттем . Урал аръягында шулай ук республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы офисы ачылачак", - диде Радий Хәбиров, киңәшмә нәтиҗәләре буенча журналистларның сорауларына җавап биреп.
Фото: главарб.ру