+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Май 2021, 17:10

FitchRatings агентлыгы Башкортстанның кредит рейтингын раслады

Fitch Ratings халыкара рейтинг агентлыгы тарафыннан Башкортстан Республикасының озак сроклы кредит рейтингы "ВВ" дәрәҗәсендә, "Тотрыклы" фаразы расланды.

Fitch Ratings халыкара рейтинг агентлыгы тарафыннан Башкортстан Республикасының озак сроклы кредит рейтингы "ВВ" дәрәҗәсендә, "Тотрыклы" фаразы расланды.
- Эре Халыкара рейтинг агентлыгына мондый бәя Башкортстанны югары инвестицион җәлеп итүчәнлеге һәм ышанычлы эшлекле репутациясе булган төбәк буларак сыйфатлый, - дип билгеләде Башкортстан финанс министры Лира Игътисамова.
Агентлык аналитиклары билгеләп үткәнчә, республика тискәре шокларга (коронавирус пандемиясе һәм нефтькә бәяләр төшү) каршы тора һәм тотрыклы сәясәт алып бара. Fitch экспертлары билгеләп үткәнчә, коронавирус елы нәтиҗәләренә һәм өстәмә керемнәрне генерацияләү мөмкинлеге чикләнгән булуга карамастан, Башкортстан бюджеты тотрыклылыкны, шулай ук капиталь чыгымнарның потенциаль оптимальләшүенә бәйле рәвештә, соңгырак вакытка күчерелергә яки бетерелергә мөмкин булган чыгымнар белән идарә итүдә сыгылмалылыкны саклый. Fitch экспертлары Башкортстанның финанс күрсәткечләрен торгызуны фаразлый һәм республиканың кредитка сәләте 2021-25 еллардагы планлаштырылган рейтинг горизонты дәвамында көчле булып калачак, дип көтә.
"Хөкүмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур игътибар бирәм. Халыкара агентлыкның мондый бәя бирүе шатландыра. Бүген шушы уңайдан бокал күтәрәчәкмен. Ләкин без туктарга җыенмыйбыз. Арытаба эшне дәвам итәчәкбез", - дип яза республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Инстаграм"да.
Фото: рravitelstvorb.ru
Читайте нас