+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Май 2021, 08:58

Сез дә конкурста катнашыгыз!

Конкурс бик күп юнләшеләрне үз эченә ала.

17 майда республиканың Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды Башкортстан Республикасы Башлыгының коммерция карамагында булмаган оешмалар арасында грантлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә.
Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм социаль әһәмияттәге проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар 9 юнәлеш буенча конкурс заявкалары бирә ала:
- социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарның аерым категорияләрен яклау;
- гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү;
- яшьләр сәясәте;
- гражданнарның хокукларын яклау, гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итү;
- сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен, физик культураны һәм спортны пропагандалау;
- фән, мәгариф һәм мәгрифәт;
- тирә-як мохитне саклау, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, хайваннарны яклау;
- милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгыту;
- мәдәният, сәнгать, тарихи хәтерне саклап калу.
Конкурс бюджеты 164 850 668 сум тәшкил итә.
Конкурска гаризалар grant.bashkortosta сайтында электрон рәвештә кабул ителә
Конкурста катнашучылар юнәлешләр һәм проектлар тематикасы, таләпләр, грантлар бирү шартлары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүматны grant.bashkortostan.ru сайтында «Конкурслар» бүлегенең «Документлар» вкладкасында өйрәнә ала.
Коммерция карамагында булмаган оешмаларга грантларның яңа конкурсына әзерләнгәндә ярдәм итү өчен Фонд 11-20 майда «Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына юлда 7 адым» белем бирү онлайн-марафоны үткәрә. Белем бирү темалары һәм белем бирү блокларының графигы турында мәгълүмат Фондның социаль челтәрләрендә урнаштырылган.
Белешмәләр өчен телефоннар:
8-903-311-69-37 (проектларны гамәлгә ашыру һәм озатып бару бүлеге);
8-967-453-92-72 (финанс-оештыру бүлеге).
Читайте нас