Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Транспорт сәгате» форматында тематик онлайн-киңәшмә уздырды, анда, аерым алганда, Уфа тимер юл вокзалының перрон комплексын модернизацияләү турында фикер алыштылар.
Төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Виктор Жульков хәбәр иткәнчә, 2021 елда Уфа вокзалы бинасын реконструкцияләү тәмамланганнан соң, югары һәм икенче пассажир платформаларын проектлауга керешергә мөмкин. Бу халыкка тимер юл транспортыннан файдалануны уңайлырак һәм хәвефсезрәк итү мөмкинлеге бирәчәк. Модернизацияләүнең якынча бәясе - 1,1 миллиард сумнан артык, шуның 130 миллион сумы - проект эшләре.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, Уфа тимер юл вокзалында ике платформаны модернизацияләүнең тәкъдим ителә торган варианты шәһәрнең транспорт инфраструктурасын үстерү өчен кирәк. Бу мәсьәлә "РЖД" җәмгыяте белән булачак эшлекле киңәшмәдә тикшереләчәк һәм проектны финанслау буенча соңгы карар кабул итәчәкләр.
Чарада катнашучылар шулай ук Башкортстан башкаласы урамнарында чокырларны ремонтлау барышы турында да фикер алыштылар. 17 майга аны 46 процентка үтәгәннәр. Уфа мэры Сергей Греков сүзләренчә, юл өслеге дефектларын 12 июньдә Шәһәр көнен бәйрәм итүгә тәмамлауны планлаштыралар.