Чарада Русиянең 75 төбәгеннән 3500 студент катнаша. Башкортстаннан Башкорт дәүләт университетыннан, Уфа дәүләт нефть техник университетыннан, Уфа дәүләт авиация техник университетыннан, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетыннан, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтыннан һәм Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтыннан 82 студент катнаша. Республика делегациясе җитәкчесе Кристина Першукова сүзләренә караганда, студентларның яртысыннан артыгы бөтенрусия фестиваленә беренче тапкыр килгән. Конкурс программасында 10 юнәлеш: «Төбәк программасы», «Вокал», «Инструменталь», «Бию», «Театр», «Оригиналь жанр», «Мода», «Журналистика», «Видео», «Арт». Фестивальнең яңа юнәлеше 2021 елда "Стрит-арт" булды, анда катнашучыларга өч көн дәвамында Түбән Новгород стеналарында иң якты һәм кызыклы граффитиларны тормышка ашырырга туры киләчәк.