+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Май 2021, 08:29

Юллар төзек тә, тамгалы да булсын

Агымдагы сезонда Башкортстан бюджеты төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия булган юлларда юл тамгасы төшерү өчен 317 миллион сум акча бүлеп биргән.

Агымдагы сезонда Башкортстан бюджеты төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия булган юлларда юл тамгасы төшерү өчен 317 миллион сум акча бүлеп биргән.

"Бу - әлеге төр контрактның эш суммасы, - дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков. - Шул ук максатларга 2022 елга 329 миллион сум бүлү планлаштырылган".

Министр вазыйфаларын башкаручы сүзләре буенча, Башкортстанның Юл хуҗалыгы идарәсенең сынау үзәге бүгенге көнгә10 төр материал сынаган, шуларның дүртесе техник документларга яки паспортларга туры килми дип танылган. ГОСТ таләпләренә бер термопластика пробасы туры килде.

Термопластик куярга ярамый торган участокларда тамга буяулар белән ясалачак.

27 апрельдән - Уфа, Чишмә, Кырмаскылы, Благовещен, Иглин, Нуриман, Архангель һәм Кушнаренко районнарында юл тамгасын төшерү буенча, 11 майдан термопластик белән эшләр башланган. 14 майга 412 километр юл тамгасы (планның 5 проценты), 592 километр юл чите тамгасы (6,7 проөент) төшерелгән.

- Быел юл тамгалары - 10 берәмлеккә, асфальтны чистарту өчен механикалаштырылган щетка белән машиналар да шулкадәр күбрәк, - дип хәбәр итте Виктор Жульков.
Читайте нас