“Бердәм Русия”нең Башкортстан бүлекчәсе коронавирус чикләүләрен йомшарту үтенече белән ковидка каршы көрәш штабына мөрәҗәгать иткән.
Сүз балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен чыгарылыш кичәләре үткәрү турында бара. Гамәлдәге нормалар буенча, чараларда катнашу COVID-19дан прививка ясаган, яки антитәнчеккә ия булган ата-аналарга гына рөхсәт ителә.
Партия, чара урамда уздырылган очракта социаль дистанцияне саклау һәм битлектә булу да җитә, ә 50дән артык кеше булган бинада үткәрелгән кичәләрдә катнашу өчен терапевттан йогышлы авырулар булмау турында белешмә булу кирәк, дип саный.
Мөрәҗәгать авторлары язганча, республиканың киңкүләм чаралар уздыру тәҗрибәсе бар, соңгылары 1 һәм 9 майда үтте, шуннан соң авыруларның артуы теркәлмәгән. Бу практиканы башка чараларга да кулланырга мөмкин.
Партиянең төбәк бүлеге рәисе Рөстәм Әхмәдинуров әлеге мәгълүматны раслады. “Безнең мөрәҗәгатьнең асылы - ата-аналарның антитәнчекләр булу һәм вакциналану турында белешмә таләпләреннән башка да чыгарылыш кичәләренә кертү, әмма санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чаралары сакланырга тиеш”, - дип сөйләде ул.
Ковидка каршы көрәш штабының киләсе утырышы иртәгә узачак.
Фото: bashinform.ru