Республика Башлыгы муниципалитет башлыклары алдына җитди бурыч куйды.
Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тагын бер тапкыр вакциналауга бәйле хәлгә кагылды. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә халыкны коронавирустан прививка ясатырга агитацияләү – муниципалитет башлыкларының төп бурычы.
Радий Хәбиров, 24 майда прививка ясаткан гражданнар турында отчет әзер булачагын, нинди дә булса территорияләрдә хәл канәгатьләнерлек булмаса, ул бу бурычны тормышка ашыруга үзе керешәчәген билгеләп үтте. “Миңа моның белән шәхсән шөгыльләнергә туры килер, күрәсең. Коллегаларымның активлашуын теләр идем. Муниципалитетлар башлыклары, мин сезгә кабатлап әйтәм: бу — хәзер сезнең төп бурычыгыз. Вакциналауга җәлеп итү мәсьәләсе — интеллектуаль процесс. Зинһар, кешеләрне инандыру юлын уйлап табыгыз. Безнең Русия вакциналарына алып барылган һөҗүм, әлбәттә, кешеләрнең башларына билгеле бер тискәре йогынты ясый. Без аларны уңай мисалларда инандырырга тиеш”, — диде ул.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, якын арада республикага Чумаков исемендәге үзәкнең яңа вакцинасы кайтачак – ул чакта Башкортстанда өч төр прививка белән эшләү тәҗрибәсе барлыкка киләчәк. 17 майга алынган мәгълүматлар буенча, Башкортстанга “ГамКовидВак” һәм “ЭпиВакКорона” вакциналарының 367 834 дозасы килгән. 224 860 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән, 310 496 кеше беренче компонентын алган. Бүгенге көнгә республиканың 34 629 кешесе коронавирус йоктырган, шуларның 107се — соңгы тәүлек эчендә.
Киңәшмәдә Казандагы фаҗигадән соң мәктәпләрдә иминлек чаралары турында фикер алыштылар. Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, республикада 175нче гимназиядә теракт оештырган Казан укучысының социаль челтәрдәге битенә язылган укучылар бар. Укучыларның социаль челтәрләре мониторингы әнә шундый мәгълүматлар күрсәткән.
Мәгариф объектларының 60 проценты гына квалификацияле сакка ия. Республика Башлыгы, үз чиратында, мәктәпнең бурычы — турыдан-туры балалар белән эшләү һәм агрессиягә алшартларны башлангыч стадиядә сизеп калу, дип белдерде. Аның сүзләре буенча, уку йортларын саклау белән белгечләр шөгыльләнергә тиеш. “Территорияне саклау — мәктәпнең бурычы түгел, сезнең бурыч — балалар башында нәрсә барлыгын белү. Казына башлыйсың да фаҗигане булдырмый калырга мөмкин булганны аңлыйсың. Укытучыларга, директорларга балаларга карата игътибарлырак булырга кирәк”, — дип ассызыклады ул.
Премьер-министр Андрей Назаров белдерүенчә, республикада тулысынча сакланмаган мәктәпләрнең күпчелеге Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә урнашкан. Нәкъ шул төбәкләрне катгый контрольгә алырга кирәк.
Радий Хәбиров республикада җир асты байлыкларыннан файдаланучылар эшчәнлеге һәм территориядә әлеге байлыклардан файдалану өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзү турында карар кабул ителүе турында белдерде. Исегезгә төшерәбез, узган шимбәдә Баймакта төбәк Башлыгы файдалы казылмалар чыгаруга багышланган киңәшмә үткәрде. Аның сүзләренә караганда, теге яки бу участокны эшкәртү турында район кешеләре анда техника кергәннән һәм эшләр башланганнан соң гына белә.
“Муниципалитетлар, хакимият, контроль-күзәтчелек органнары һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучылар арасында хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк. Җир асты байлыкларыннан файдалану — мөһим икътисади эшчәнлек, ул эш урыннары булдырырга тиеш. Әмма экологик нормаларны үтәмәүгә ул бик сизгер. Шуңа күрә без дә ведомствоара комиссия төзү турында карар кабул иттек, анда җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан лицензиянең барлык этапларын төгәл үтәүне караячакбыз, кирәк икән, ярдәм итәчәкбез”, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы төрле кызыклы фактлар ачыклануы турында да сөйләде. Әйтик, Учалы районында алтын чыгаручы “Альтинвест” компаниясенең бенефициарларының берсе — украин сәясәтчесе, хөкүмәтнең элекке вице-премьеры һәм Югары Раданың элекке депутаты Леонид Казаченко.
Республика байлыклары белән чит илләрдә, яки оффшор зоналарында “койрыкларын яшерүче” компанияләр кызыксына. Мәсәлән, “Златолит-Плюс” җәмгыяте хәзер Сейшел утрауларында теркәлгән. “ИрәмәлБашресурс” компаниясенең “ярымоффшор” компаниясен гамәлгә куючылар — Чехия бизнесменнары. “Искиткеч хәлләр булып ята, бер яктан — бу законга каршы түгел. Әмма әлеге акчаларның кая китүе турында уйланырга сәбәп бар. Атна дәвамында ведомствоара комиссия төзү буенча барлык карарлар әзерләвегезне сорыйм”, — дип йөкләмә бирде Хөкүмәт Премьер-министрына Радий Хәбиров.
Гыйнвар башыннан 14 майга кадәр Башкортстан территориясендә машиналарның газоннарга куелуы буенча 5706 хокук бозу очрагы теркәлгән. Республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле белдерүенчә, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 77 процентка күбрәк. “3 676 кешегә карата протоколлар төзелде. 2 422 автомобиль хуҗасы җаваплылыкка тарттырылды, узган елдагы белән чагыштырганда, үсеш — 73 процент”, — диде ведомство җитәкчесе.
Шулай итеп, быел штрафларның гомум суммасы 2 миллион 604 мең сум тәшкил иткән. Владимир Спеле сүзләре буенча, Уфаның Калинин, Орджоникидзе һәм Совет районнарында шоферлар газоннарга керергә аеруча “ярата”, икенче урында — Күмертау, өченчедә — Стәрлетамак.
Радий Хәбиров, административ комиссия яхшы эшли, дип билгеләп үтте, әмма аның максаты кешеләрдән штрафлар җыю түгел, ә халыкта машина йөртү культурасын тәрбияләү.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.