Республика белән идарә итү үзәгенә көн саен бик күп мөрәҗәгатьләр килә.
Төбәк халкының мөрәҗәгатьләре арасында иң популяр темалар — төзекләндерү эшләре, ковидтан вакциналану, социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык һәм юллар. Алардан кала — каты коммуналь калдыклар мәсьәләсе, хәвефсезлек, сәламәтлек саклау һәм мәгариф.
Үткән атнада, 10-16 майда, белгечләр “Инцидент-менеджмент” системасы һәм Кире бәйләнеш платформасы аша социаль челтәрләрдә 1495 мөрәҗәгать эшкәрткән.
Ел башыннан Республика белән идарә итү үзәге системасы аша социаль челтәрләрдә барлыгы 20550 мөрәҗәгать үткән.
Фото: https://vk.com/tsur_bashkortostan