Исерек шофер суд адына басачак.
Башкортстан тикшерүчеләре исерек шофер ике баланы бәрдергән авария белән бәйле хәлне ачыклый.
Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана, шикләнелүче, шаһитлардан сорау алына.
Балакатай районында 30 яшьлек ир аркасында 13 һәм 14 яшьлек ике бала зыян күрә. Авария факты буенча Русия Җинаять кодексының 264 мәддәсе (юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын файдалану кагыйдәләрен бозу) буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү идарәсенә тапшырганнар.
Ведомствода сөйләүләренчә, 15 майда якынча 22 сәгатьтә «ВАЗ-21099» машинасын йөртүче Яңа Мөслим–Карлыхан автоюлында 13 һәм 14 яшьлек ике үсмерне бәрдергән. Балалар төрле җәрәхәтләр аган, аларны дәваханәгә алып киткәннәр.
Автомобильче авария урыныннан качып китә, әмма тиздән Ямаш авылында гражданнар тарафыннан тоткарлана һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырыла.
Фото: kolesa-uploads.ru