Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев Мәскәүдә капиталь ремонт мәсьәләләре буенча “Махсус исәп - уңыш тарихы” форумында чыгыш ясады.
Ул күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау фондын формалаштыру өчен махсус исәпләрне киңрәк кертү кирәклеге турында әйтте.
Хәзер күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең күпчелеге төбәк операторлары капиталь ремонт фондыннан чыгарга һәм үз акчалары белән идарә итү һәм капремонт үткәрү процессын контрольдә тоту мөмкинлеге булсын өчен һәр аерым йорт өчен махсус исәп булдырырга тели.
“Махсус исәпне киңәйтү эшенә ниндидер төзәтмәләр кертә алсын өчен форумдагы барлык мәсьәләләр буенча фикер алышырга кирәк, - дип билгеләде Павел Качкаев. - Махсус исәп - ул күпфатирлы йортлар капремонтында безнең киләчәгебез. Милекчеләр үз өендә нәрсәгә һәм кайчан ремонт ясарга икәнен үзләре хәл итәргә тиеш. Капиталь ремонт фондын формалаштыруның әлеге ысулына “яшел ут” бирергә кирәк. Якын араларда капиталь ремонт максатларына кредит ресурсларын куллану мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, шул вакытта комплекслы капиталь ремонт һәм энергия нәтиҗәлелеге чараларын үткәрергә мөмкин булачак. Махсус исәп - уңыш киләчәге!”
Депутат киләчәктә Русиянең барлык төбәкләренә дә таратырга мөмкин булачак тәкъдимнәрне эшләп чыгарырга кирәк, дип өстәде.
Чараны Мәскәү шәһәренең Иҗтимагый палатасы “Шәһәр икътисады институты” фонды һәм Мәскәү шәһәренең махсус исәп милекчеләре һәм хуҗалары ассоциациясе белән берлектә Мәскәү шәһәренең күпфатирлы йортларга капиталь ремонт фонды ярдәмендә оештырды.
Фото: bashinform.ru