Башкортстан башкаласы Уфада, "Хевел" компаниясе җитештергән кояш энергиясен туплау җиһазларын кулланып, Русиядә беренче торак комплексы төзү планлаштырыла.
Проект нигезендә композит панельләр фотоэлектрик фасад системасына алмаштырылачак. Шулай итеп, йортның фасады гомум кулланылыштагы барлык урыннарны, лифтларны, яктырткычларны тукландыру өчен электр энергиясе эшләп чыгарачак. Кояш энергиясе җайланмасының еллык куәте 16700 киловатт тәшкил итәчәк.
"Безгә Башкортстанның экологик төзелешне кертә торган сынау төбәге булуы мөһим. Безнең стратегик бурыч зуррак, чөнки бүгенге төзелеш күләме - якынча 2,5 миллион квадрат метр торак - җитәрлек түгел. 2030 елга план - 4 миллион квадрат метр торак төзү. Шул ук вакытта яңа характеристикаларга ия булырга тиешле объектлар, шул исәптән төзелештә экологик материаллар кулланылырга тиеш. Кояш энергиясен файдалануны хуплыйбыз. Акыллы йортлар заманча технологияләрдән генә түгел, тышкы киңлекне нәтиҗәлерәк файдаланырга да мөмкинлек бирә. Безнең бурыч - һәр җирдә югары технологияләрне гамәлгә кертү”, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.