21 майда Владимир Путин югары Евразия икътисади советы утырышында катнашачак.
Ул видеоконференция форматында узачак.
Утырышта Евразия икътисади берлеге эшчәнлегенең актуаль аспектлары, коронавирус инфекциясе таралуга уртак каршы тору һәм социаль-икътисади өлкәдә аның нәтиҗәләрен җиңеп чыгу мәсьәләләре дә каралачак.
Шулай ук 2021-22 елларга Евразия икътисади интеграциясен үстерүнең төп юнәлешләре һәм төп чит ил партнерлары белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышу, бердәм Союз базары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән карарлар кабул итү күздә тотыла.
Фото: "Кремлин.ру"