Дәүләт җыелышы-Корылтайның Экспертлар советы утырышында Уфада эчәргә яраклы суга диоксиннарга даими анализ ясау бурычы куелды.
Хәзерге вакытта дөньяда иң зур диоксин һәм диоксинлы калдыклар күләме Уфадагы төп су алу җайланмасыннан югарырак урнашкан «Уфахимпром» заводы территориясендә урнашкан.
Завод 1942 елда эшли башлый, үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар җитештерүгә махсуслаша, аның барышында көчле мутаген, иммунодепрессант һәм канцероген тәэсирле агулы техноген матдәләр (супертоксикантлар) классына караучы куркыныч продукт — диоксин хасыйл була.
2004 елда җитештерү туктатылганнан соң «Уфахимпром» да яңа зарарлы матдәләр җитештерүдән туктаган, әмма элек җыелган чүп-чар һәм пычрану проблемасы зур. Предприятие ябылган вакытта төп куркынычны 142,9 гектар пычранган территория тәшкил иткән, анда әлегә кадәр диоксин сеңдерелгән элекке җитештерү цехлары, шулай ук сигез шлам җыйгычта җыелган 500 мең кубометр куркыныч химик калдык бар.
Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов хәбәр иткәнчә, Уфа суы фенолга гына тикшерелә, аны пробаларда табып булмый. Шул ук вакытта, 2008 елда үткәрелгән анализларга караганда, «Уфахимпром» заводы территориясендәге туфракта диоксиннар тоту рөхсәт ителгән концентрацияне 44 тапкыр арткан.
Александр Жеребцов сүзләренә караганда, диоксинга анализ аның кыйммәт булуы аркасында үткәрелми. Тик экспертлар фикер алышуы барышында, заманча технологияләр тикшеренүләрнең бәясен шактый арзанайтырга мөмкинлек бирә, дип белдерелде. Моннан тыш, Корылтай депутатлары фикеренчә, Уфа эчәргә яраклы суында кечкенә дозалар да булу фактын раслау алар белән көрәшкә федераль средстволар алуны шактый тизләтергә мөмкин.