Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгында юл буе сервисы өлкәсендә ике инвестиция проекты каралды.
- Республикада юл буе сервисын үстерү буенча актив эш алып барыла. 2020 елның октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан юл буе сервисын үстерү концепциясе расланды, аның нигезендә министрлык тарафыннан бу юнәлештә системалы эш алып барыла, - дип билгеләде сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.
Беренче проектның инициаторы - «Башпродторг» компаниясе. Комплекста кафе, сәүдә объекты, автосервис, базар, ял итү һәм машина кую урыннары булачак. Инвестицияләр күләме 120 миллион сум тәшкил итәчәк.
Проекттан социаль нәтиҗәлелек 42 яңа эш урыны булдыруда чагылыш табачак. Объект Уфаның Калинин районында М-5 «Урал» федераль автомобиль юлы буенда урнашачак.
- Икенче проект кунакханә, автостоянка һәм логистика үзәген үз эченә алган комплекс төзүне күздә тота. Ул Уфа районында М-5 «Урал» автоюлы буенда, Уптино авылы янында урнашачак, - дип сөйләде Алексей Гусев.
Инвестицияләр күләме 80 миллон сумнан артык булачак. Яңа эш урыннары саны - 25.
Инвесторлар түбәндәге ярдәм чараларын алырга дәгъва итә ала: җир кишәрлеген арендага алу, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр.
Ике проект буенча да аларны гамәлгә ашыруда ярдәм турында карар кабул ителде.
Фото: pravitelstvorb.ru