Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәге бинасын төзеп бетерүне бәяләде, аны 2021 елның июнендә ачарга планлаштыралар. Төбәкләрдә ЦУРлар булдыру проектын Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашыралар.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, үзәк бинасында төп эшләрне төгәлләгәннәр, инженерлык коммуникацияләрен һәм элемтә линияләрен, бүлмәләрне төзекләндерәләр.
Радий Хәбиров ЦУРның функциональ зоналарын карады, булачак үзәгенең эшен тикшерде. Республика белән идарә итү үзәгенең яңа бинасы базасында Башкортстан Башлыгы ЦУРның тулы кыйммәтле эшен әзерләү буенча оештыру-техник чараларга багышланган эшлекле киңәшмә уздырды.
Беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов төбәкнең социаль-икътисади үсеше мониторингы өчен билгеләнгән мәгълүмати-аналитик платформаны тәкъдим итте. Республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская халыкның мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Радий Хәбиров шулай ук ЦУР бинасы базасында Ситуацион антиковид үзәге эшен оештырырга кушты, ул хәзер Уфаның «Торатау» конгресс-холлында урнашкан һәм түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгатьләр кабул итә: (347) 218-19-19.