Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 14 процентка арткан.
Бу хакта бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык киңәшмәдә Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева белдерде.
Елның 1нче кварталы нәтиҗәләре буенча Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 14 процентка арткан һәм 1 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән. Шул ук вакытта экспорт 16 проценттан артып, 860 миллион АКШ доллары тәшкил иткән, ә импорт 3 процентка диярлек арткан һәм 164 миллион АКШ долларыннан бераз гына артык тәшкил иткән.
- Без шулай ук Башкортстан чимал булмаган энергетика экспорты күләменең рекордлы 72 процентка артуын билгеләп үтәбез. 1нче квартал нәтиҗәләре буенча, төбәк экспортының гомум күләмендә чимал булмаган энергетика экспорты өлеше 62 процентка җитте, - диде үз чыгышында дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.
Фото: Зөһрә Исламова.