Киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, агымдагы елның 21 маена республиканың автомобиль юллары буенча юл инфраструктурасы өлкәсендә контроль һәм эшләрне планлаштыру системасында 14 мең 992 километрда инспекция тикшерүе узган, бу 76 процент тәшкил итә. Узган атнада 1850 километр, ягъни янә 10 процент инспекцияләнгән.
Муниципалитетларның күбесе дефектларны бетерүгә керешкән. Әмма юлларда төзекләндерү эшләренә Агыйдел, Күмертау шәһәрләрендә, Аскын, Балакатай, Благовар, Борай, Бөрҗән, Зилаер, Кыйгы, Мәчетле, Мишкә, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Федоровка, Яңавыл районнары әле керешмәгән.
Андрей Назаров районнар башлыкларына, табылган дефектларны санлаштырып, автомобиль юлларын инспекцияләүне үткәрергә һәм аларны бетерү эшләрен тизләтергә кушты.