+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 Май 2021, 14:05

"Бизнеска басым булмаячак!"

Бу күрсәткеч буенча без илдә тугызынчы урында.

Бу күрсәткеч буенча без илдә тугызынчы урында.
- Узган катлаулы елдан соң беренче тапкыр без Русиядә зур форум уздырабыз, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия нефть-газ форумының пленар утырышында. Санкцияләргә, нефть чыгаруны кыскартуга карамастан, Башкортстандагы нефть-газ сәнәгате предприятиеләре планлы режимда эшләде, алар коллективларны саклап кала алды.
Тулаем алганда, республика сәнәгате үз күрсәткечләрен тергезә. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, Башкортстанда дүрт ай нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 102,6 процент тәшкил иткән. Нефть эшкәртү элекке дәрәҗәгә чыкты, нефть чыгару тергезелә. Эшкәртү сәнәгате 106 процентка эшләде.
"Кичә Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Борис Титов дәүләт башлыгына "Административ басым индексы - 2021" еллык докладын тәкъдим итте. Башкортстан бизнеска иң аз басым белән төбәкләр арасында тугызынчы урынны алды, 2018 елда республика бу рейтингта 38нче урынны биләде. Хәер, безгә бу юнәлештә тагын да алга барырга урын бар әле", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Тармакта төп бурычларның берсе, төбәк Башлыгы фикеренчә, тирәнтен эшкәртүне үстерү, бу юнәлештә «Газпром нефтехим Салават» яхшы алга атлый. Радий Хәбиров «Газпром» җитәкчелегенә республика һәм газ компаниясе арасында имзаланган килешү өчен рәхмәт белдерде, ул якын елларда 164 торак пунктка газлаштыру үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Русия Президенты Владимир Путинның газныйорт биләмәләренә бушлай җиткерү буенча йөкләмәсен үтәүгә дә аерым игътибар биреләчәк.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда,транспортны газ-мотор ягулыгына күчерү өчен дә республиканың потенциалы бар. Узган ел республикада 7 газ заправкасы төзелгән иде, быел тагын 10 заправка файдалануга тапшырылачак. "Ростех", "Башнефть", "Газпром" белән даими эшләүче эшче төркемнәр кысаларында эшләү мөһим юнәлеш булып тора. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу хакимиятләргә эш турында хәбәрдар булырга һәм предприятиеләргә кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Тагын бер бурыч - инвестицияләр җәлеп итү. Аның карарында «Алга» махсус икътисади зонасы зур роль уйнады. Аның бөтен территориясе 400 гектарга инвестпроектлар белән тулган диярлек. Нефть-газ форумы кысаларында шулай ук нефть-газ машина төзелешен үстерү, тармакка дәүләт ярдәме чаралары, нефть һәм газ скважиналарын тикшерү, нефть-газ комплексын тотрыклы үстерү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм башкалар мәсьәләләре буенча 34 эшлекле чара узачак.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас