Республикада эссе көннәр авыл хуҗалыгы культуралары торышына тискәре йогынты ясый.
Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров вакцина ясатуның мөһимлеген ассызыклады һәм хәзерге вакытта моның коронавирусны җиңү өчен бердәнбер мөмкинлек булуын билгеләп үтте.
“Безнең алда торган төп бурыч, асылда, коронавирусны туктату өчен бердәнбер мөмкин булган корал, ул — вакциналау гына”, — диде төбәк Башлыгы. Хәзерге вакытта республикада яшәүче 339 181 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан – алынган инъекцияләрнең 88 проценты кулланылган. 254 мең кешегә вакцина ясау төгәлләнгән. Июньгә 200 меңнән артык вакцина кайтарту планлаштырылган.
Быел дәүләт йомгаклау аттестациясендә 19 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, шулай ук колледж студентлары һәм унынчы сыйныф укучылары катнашачак. Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, вузларга укырга керергә ниятләмәгән укучылар математика һәм урыс теле буенча гына дәүләт имтиханы тапшырачак. Башкортстанда андый укучылар саны барлыгы 1302.
Бу уку елында иң популяр фәннәр — урыс теле, профильле математика, җәмгыять белеме, физика, биология, информатика һәм ИКТ. Имтиханнарны 164 пунктта үткәрәчәкләр.
Быел дәүләт имтиханнарында 300 иҗтимагый онлайн-күзәтүче һәм 1489 җәмәгать күзәтүчесе булачак. Моннан тыш, информатика буенча БДИда катнашучылар беренче тапкыр аны компьютерда тапшырачак. Имтиханнарны тапшыручылар нәтиҗәләр белән сайтларда таныша ала. Укучы үз күрсәткечләре белән килешмәсә, апелляция бирергә мөмкин булачак.
“Әйдәгез, чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар телик, алар өчен бу ике ел катлаулы булды. Белем алуда тәнәфесләр дә ясарга туры килде, ләкин күрсәткечләр яхшы булыр дип өметләнәбез”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда урнашкан аномаль эсселек уҗым һәм сабанашлык культуралары торышына тискәре йогынты ясый, чүп үләннәренең һәм корткычларның актив үсешенә ярдәм итә. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әлеге факторлар бөртеклеләрнең уңышына тискәре йогынты ясавын белдерде, шуңа уңыш, бәлки, планлаштырылган күләмнән кимрәк булыр, дип фаразлады.
Аграрийлар ике көннән соң килергә мөмкин булган салкыннарга һәм киләсе атнада яңгырларга өметләнә. “Кызганычка каршы, дым китте, атмосфера корылыгы күзәтелә, әмма гадәттән тыш хәл режимын игълан итә алмыйбыз, чөнки, аномаль эсселек булуга карамастан, үсемлекләр үсә, ә чәчүлекләрнең күпләп үлүе күзәтелми. Климат шартларын исәпкә алып, корткычлар һәм чүп үләннәренең кинәт артуы сәбәпле, чәчүлекләрне эшкәртүгә аерым игътибар бирергә киңәш итәбез. Бу эшләрне төнлә үткәрү яхшырак”, — диде Илшат Фазрахманов.
Башкортстанда узган елда законсыз реклама конструкцияләренең 80 проценттан артыгы сүтелгән. Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев хәбәр итүенчә, 2020 елның мартында ике меңнән артык конструкция федераль законны бозып урнаштырылган, бүгенге көндә бу күрсәткеч 304кә кадәр кимегән.
Муниципалитетлар рекламага электрон сатулар исәбенә керемне арттыра ала. Шуңа карамастан, күп кенә төбәкләрдә сатуларны конкурс формасында үткәрү тәҗрибәсе саклана. Тулаем алганда, берләштерелгән муниципаль бюджетларга керемнәр артуга таба: 2019 елда 121 миллион сум булса, былтыр — 139 миллион сум. Электрон сатуларга күчкәч, тышкы рекламадан кергән акча якын арада елына 250 миллион сумга кадәр артырга мөмкин.
Радий Хәбиров муниципалитет җитәкчеләре белән укулар үткәрергә һәм аларны җентекләп өйрәтер өчен Максим Ульчевның чыгышын оештырырга кушты. “Быел безгә бу хәлне җайга салырга кирәк,— диде республика Башлыгы. — Иң мөһиме — район башлыкларына акча чыганагының кайда булуын аңлату. Әйдәгез, бу мәсьәләне хәл итик, зур акча түгел, әлбәттә, әмма шуңа да карамастан, бу — акча, һәм алар нәрсәгәдер юнәлтеләчәк”.