+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 Май 2021, 17:35

Иң яхшы шәһәрләр яңа статус алачак

Бүген, 25 майда, Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәт утырышында “Гаилә һәм балаларга дустанә булган шәһәр" концепциясе хупланды.

Бүген, 25 майда, Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәт утырышында “Гаилә һәм балаларга дустанә булган шәһәр" концепциясе хупланды.

Концепция проекты Башортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм шәһәр мохитендә балалары булган гаиләләргә уңайлы шартлар тудыру өчен төп принциплар һәм өстенлекле чаралар системасыннан тора.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, гаиләне яклауга дәүләт ягыннан аерым игътибар бирелә. Ул дустанә мохиткә ия заманча шәһәр концепциясенең актуаль булуын ассызыклады.
— Бары тик гаилә иминлеге, аның сәламәтлеге һәм җитешлеге турында кайгырту аша гына сәламәт буын үсешен гарантияләргә мөмкин. Сүз дә юк, монда тирә-як мохит — аның ни дәрәҗәдә хәвефсез, уңайлы һәм төзекләндерелгән булуы бик зур роль уйный,— диде Премьер-министр.
Тәкъдим ителгән концепция шәһәрдә имин һәм уңайлы яшәү өчен шартлар тудыруны, сыйфатлы һәм уңайлы медицина ярдәмен, белем бирү хезмәтләрен тәэмин итүне, балаларның һәм өлкәннәрнең иҗади сәләтен формалаштыруны һәм үстерүне, шәһәрнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында катнашуны күз уңында тота.
Концепцияне тормышка ашыру, шәһәрнең гаиләгә һәм балаларга карата дустанә мөнәсәбәт индексын исәпкә алып, шәһәр мохитенең хәвефсез, уңайлы, һәм төзекләндерелгән булуын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Индекс алты параметр нигезендә формалаша: “Торак мохите”, “Балалар хәвефсезлеге һәм тирә-як мохит”, “Сәламәтлек”, “Мәгариф”, “Ял һәм мәдәният”, “Балачакны яклау”.
“Гаилә һәм балаларга дустанә булган шәһәрләр”нең пилот проекты Уфа булачак. Концепцияне уңышлы апробацияләгән очракта, республиканың барлык шәһәрләренә бәя биреләчәк, аның нәтиҗәләре буенча “шәһәр дуслыгы” индексы буенча рейтинг билгеләнәчәк. Иң яхшы шәһәргә "Гаилә һәм балаларга дустанә булган шәһәр" статусы биреләчәк.
Моннан тыш, әлеге концепция шәһәрдәге балалар белән гаиләләрнең хәлен үзгәртүнең төп тенденцияләренә мониторинг үткәрергә һәм анализ ясарга мөмкинлек бирәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр хакимияте җитешсезлекләрне күрү һәм яңа карарлар эшләү мөмкинлеге алачак.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас