Башкортстанда дәүләт-хосусый партнерлык (ГЧП) проектларына республиканың керүенең типик шартлары регламентын әзерләргә планлаштыралар. Бу хакта республика башкарма хакимият органнары карамагындагы өлкәдә ГЧП принципларында проектларны тормышка ашыруның инициативаларын әзерләү буенча республика Хөкүмәте утырышында билгеле булды.
- Без ГЧП проектларына республиканың типовой шартлары регламентын әзерләү бурычын куябыз. Алар - инвесторның чыгымнарын каплау проценты, заем финансларын җәлеп итүнең процент ставкасы, капиталь грантны бирү мөмкинлеге, проект яклары арасында табышны бүлү, МГДны түләү мөмкинлекләре һәм куркынычларны бүлү, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Хәзерге вакытта Стратегик эшләнмәләр үзәге төбәктә барлыкка килгән ГЧП проектларын эшләтеп җибәрү, концессион килешүләрнең төзелүче объектына ихтыяҗны, концессион килешүләрне планлаштырганда Башкортстан бюджетының финанс мөмкинлекләрен билгеләүгә юнәлтелгән эшләнеш практикасын өйрәнә. Бу ресурсларны тупларга һәм килешү типларын билгеләргә, потенциаль партнерлар белән сөйләшүләр уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
- Кирәкле инфраструктура объектларын булдыру өчен бюджеттан тыш финанслау чыганакларын җәлеп итәргә кирәк. Яңа килешүләр төзү республикага Русия субъектлары рейтингында урынын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, - дип өстәде Рөстәм Моратов.
Кайбер социаль һәм коммуналь объектлар буенча проект-тикшеренү эшләре башкарылган, җир участоклары билгеләнгән, шуңа күрә инициативаларны әзерләгәндә ведомстволарга игътибар итәргә кирәк. Икътисади үсеш министрлыгы, Республика үсеш корпорациясе белән берлектә, бу эшне алып барырга һәм министрлыклар һәм ведомстволар өчен консультацияләр уздырырга әзер.
Республика башкарма хакимият органнарына үз өлкәләрендә ГЧП проектларын гамәлгә ашыруны безнең республикада иң яхшы алымнарны кертү өчен башка субъектлардагы тәҗрибәне өйрәнергә тәкъдим ителде.