Хәрби ветераннарга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында хәрби бәрелешләрдә катнашып яраланганнарның киңәшмәсе үтте. Анда пандемия вакытында инвалидларның социаль якланганлыгы турында сүз барды.
- Соңгы ел һәркем тормышына зур үзгәрешләр кертте. Бу инвалидларның тормышында да нык чагылды. Шул ук вакытта, илдә сезгә ярдәм итәрдәй яңа башлангычлар да барлыкка килде. Алар - дәвалануга юнәлтелгән матди ярдәм, сезне компьютерлар белән тәэмин итү һәм башкалар.
"Бердәм Русия" партиясе хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтү максатын да куя. Без сезне социаль яклау буенча хокукый базалар булдыру буенча да эшлибез. Безнең волонтерлар коронавирус пандемиясе вакытында да җәмгыятьнең бу катламына зур ярдәм күрсәтте, - диде "Бердәм Русия" партиясенең төбәк Башкарма бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
- Бүген республикада 2787 хәрби инвалид яши. Бүген без аларга ярдәм күрсәтүгә грант алу буенча эшлибез. Пандемия вакытында безнең хәрби госпитальләр әлеге вирусны йоктыручыларны дәвалау урынына әверелде, инвалидлар шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыта алмады. Безгә боларны тергезергә кирәк. Хәрби инвалидлардан сораштыру вакытында аларның күбесе эшкә урнаштыру турында сорады. Без сезгә компьютерлар алып биреп, эш табуда да ярдәм итәчәкбез. Гомумән, сәламәтлеген илне саклауда югалткан батырларга без даими ярдәм итәргә тиеш, - диде Гомумрусия Хәрби туганлык ветераннар оешмасының беренче урынбасары Николай Шуба.
Чарада бүгенге хәрби ветераннарны борчыган проблемалар күтәрелде. Инвалидларның хокукларын яклау, законнарның үтәлешен контрольдә тоту турында да сүз булды. Киңәшмәдә хәрби инвалидларга ноутбуклар тапшырылды. Гаджетлар кирәкле барлык программаларга да тоташтырылган.