Башкортстанның инвестиция порталы Республика белән идарә итү үзәге эшчәнлегенә кушылачак.
Портал нигезендә бизнес-юнәлешне үстерү буенча төбәк эшчәнлегенә анализ ясалачак.
- Билгеле булганча, Республика белән идарә итү үзәгенә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге системалар керәчәк. Республика инвестпорталын анда кертү бизнес белән хезмәттәшлекне тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк дип саныйм. Башкортстан Республикасы инвестпорталы һәр көнне тәүлек әйләнәсенә эшләячәк, - ди Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.
Бүгенге көндә порталның CRM-системасы төбәкнең икътисади яктан кызыктыргыч тармакларын, шулай ук бизнес өчен проблемалы территорияләрне, финанс инвестицияләү, тормышка ашырылган бизнес-проектлар санын, эш урыннары булу, бизнеска ярдәм итү өчен кирәк булган ихтыяҗлар турында мәгълүматлар өлешендә икътисади аналитика өчен җитәрлек функционалдан тора.
Автоматлаштыру технологияләрен кулланып, CRM-система эшкуарлар өчен, муниципалитет вәкилләреннән һәм бизнес-шерифлардан алып, төбәкнең иң югары вазыйфалы затларына кадәр хезмәттәшлек чылбырларын төзи. Бу CRM-системасы җиһазландырылган инструментлары анализлау, планлаштыру һәм контрольгә кагыла.
Инвестицион портал 2019 елдан бирле эшли, ул эшкуарлар һәм инвесторлар өчен «бердәм тәрәзә» булып тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аерым ике бизнес-порталны берләштерергә кушты. Әлеге тәҗрибә моңа кадәр беркайчан да булмаган.
Фото: pravitelstvorb.ru