+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 Май 2021, 10:33

Сусыз тормыш та туктала!

Бакалы районының Туктагул авылында су белән тәэмин итүне тергезгәннәр. Бу хакта Республика белән идарә итү үзәге хәбәр итә.

Бакалы районының Туктагул авылында су белән тәэмин итүне тергезгәннәр. Бу хакта Республика белән идарә итү үзәге хәбәр итә.

Идарә системасына бу авылда су белән тәэмин итү проблемалары турында биредә яшәүче Рамил Латыйпов хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, торак пунктта су юк, ә авыл мәктәбе укучылары ашар алдыннан хәтта кулларын да юа алмый. Әлеге мөрәҗәгать Бакалы районы хакимиятенә тапшырылган.

Су проблемасының сәбәбе торбаүткәргеч тишелү булган. Аны 25 майда ук төзекләндергәннәр. Хәзер авылда су бар, аның басымы яхшы. Июнь аенда торбаүткәргечне планлы ремонтлау планлаштырыла.

Республика белән идарә итү үзәгенә су бирүдәге өзеклекләр булу сәбәпле май башыннан гына да 135 кеше мөрәҗәгать иткән.

«Су белән тәэмин итү проблемасы республиканың күп торак пунктлары өчен актуаль. Әмма аны тиз генә хәл итеп булмый. Кайдадыр искергән җиһазларны алыштырырга, кайдадыр хуҗасыз челтәрләрне рәсмиләштерергә кирәк, ә кайчагында баланс тотучыларның һәм муниципалитетларның хуҗалык мөнәсәбәтләре дә җитә. Республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм муниципалитетлар белән бу мәсьәләне хәл итү юллары билгеләнә», - дип аңлаталар Республика белән идарә итү үзәгендә.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас